Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Мошенниклар йокламый

Әлмәтлеләр әледән-әле кырыгалдарлар ятьмәсенә эләгә тора.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Әлмәт районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бушлай игъланнар сайты аша кылынган караклык ачылды.

Әлмәттә яшәүче 29 яшьлек ир-ат популяр интернет сайтларның берсендә 90 мең сумлык мотоцикл сату турында белдерү урнаштыра. Күпмедер вакыт узгач, товарны сатып алу максаты белән бер ир элемтәгә керә һәм алар килешү төзү өчен очраша. Җинаятьче мотоциклны карап чыккач, хуҗасыннан аны сынап карарга сорый. Залог сыйфатында паспортын калдыра һәм билгесез юнәлештә китеп бара. Зыян күрүче аңа берничә тапкыр шалтырата, ә кырыгалдар телефонны сүндереп, симкасын ташлап, Алабуга районына таба юл тота. Мотоциклны танышларында яшерә, ә дәүләт номерларын юлда ташлап калдыра.

Әлмәтле үзенең мошенник корбаны булуын аңлап ала һәм гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә.

Тикшерү һәм оператив-эзләү чаралары барышында шик төшкән затны тоткарлыйлар. Ул Түбән Камада яшәүче 51 яшьлек ир булып чыга. Ир кешенең Әлмәткә «попутка» белән килүе һәм мотоцикл сатып алу өчен акчасы булмавы ачыклана. Гаепләнүче беркайда да эшләми, элек берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган булган.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе 2 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта ир-ат тоткарланган, мотоцикл табып алынган.

Резедә Шәмсуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса