Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Караклык ачылмый калмый

Әлмәтле йорт төзү өчен кирпеч урлаган. Зыянның гомуми суммасы 107,5 мең сумнан артып китә.

Әлмәт прокуратурасы 38 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны чит милекне урлауда гаепле дип тапкан. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Агымдагы елның 3 февралендә ир Түбән Мактаманың Совет урамындагы 82 нче йорт яныннан берничә поддон кирпеч урлый. Ташу өчен ул кран-манипулятор хезмәтеннән файдалана.

Ир гаебен таныган. Суд аңа ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде. Хөкем карары законлы көченә керде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса