Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Япь-яшь әлмәтлегә егерме ел төрмә яный

Оперативниклар егеттән 5 граммга якын мефедрон табып алалар.

20 яшьлек егетне узган елның июлендә шәһәрнең бер бакчачылык ширкәте янында тоткарлыйлар. Эш материалларыннан күренгәнчә, оперативниклар аннан 5 граммга якын мефедрон табып алган. Бу сан закон буенча «зур күләмдә» буларак карала. Әлмәт шәһәр судында эшне тикшерүгә керештеләр.

Хөкем ителүче санкцияләргә кадәр наркотиклар сатып алырга өлгергән булып чыкты. Чөнки бер еллап вакыт узуга Германия полициясе егет наркотиклар алган әлеге мәйданчыкның рус телле серверларын блокировкалады. 20 яшьлек хөкем ителүчегә аеруча авыр җинаятьтә гаепләү белдерелгән.

«Әлеге җинаятьнең иҗтимагый куркынычы шуннан гыйбарәт: наркотиклар таралу халыкның, шул исәптән үсеп килүче буынның наркотикларга бәйлелеген арттыра. Һәм шушындый иҗтимагый куркыныч янау сәбәпле, әлеге җинаять «аеруча авыр» җинаятьләр категориясенә керә», - дип аңлатма бирде Әлмәт шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Альбина Исхакова.

Урсалыдагы «Слива» бакчачылык ширкәте әнә шундый «кара» ният белән йөрүчеләрне аппетитлы исеме белән генә түгел, ә очраклы шаһитларның булмавы белән дә үзенә еш җәлеп итә икән. Июльнең бер көнендә хөкем ителүчене, ягъни, эш материалларында атаулары буенча әйтсәк, билгесез затны да бакчадан чыгып килгән вакытта дәүләт наркоконтроле оперативниклары тоткарлый.

«Аны нәкъ менә «Слива» бакчачылык ширкәте янында, аннан чыгып килә торган юлда көтәләр. Ягъни ул юлның асфальтлы өлешенә чыгарга да өлгерми кала», - дип сөйләде тоткарлау мизгелен үз күзләре белән күргән дәүләт наркоконтроле хезмәткәре.

Хөкем ителүче наркотикларны таратуда га-епләүләрен кире кага. Аны бары тик үзем куллану өчен генә сатып алдым дип белдерә. Егет моңарчы да инде берничә тапкыр оперативник-лар кулына эләккән булган һәм наркологта исәптә торган. Шул сәбәпле аның артыннан күзәтү алып барылган. Ә гаепләнүченең телефонын тикшергән вакытта язышуларның скриншотлары ачыкланган.

«Андыйлар бакчачылык ширкәтләренә барганда бу дәүләт наркоконтроле хезмәткәрләре игътибарын җәлеп итә. Алар бакчачылык ширкәтләрендә уяу контроль алып баралар», - дип шәрехләде Альбина Исхакова.

Процесста чакырылган 4 шаһитның нибары берсе генә килү сәбәпле, аннан гына сорау алганнар. Яклау ягы барысыннан да күзгә-күз сорау алуны таләп итә. Суд яклау ягы үтенечен канәгатьләндерде. Киләсе процесс июнь башына билгеләнде.

Тимур Туманов, ЮВТ яңалыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса