Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Низаг берсенең гомерен өзгән

Әтисен үтергән өчен 41 яшьлек әлмәтлегә җинаять эше кузгатылды.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 23 май төнендә ир аек булмаган хәлдәге 61 яшьлек әтисе белән талаша башлый. Ахыр чиктә сугыша ук башлыйлар. Ата кеше улына берничә тапкыр пычак белән кадый. Тегесе, үз чиратында, йодрыгы белән әтисенең башына суга һәм аңа такта ыргыта. Нәтиҗәдә әти кеше урында ук җан-тәслим кыла, ә улын хастаханәгә алып китәләр. «Ул җинаятькә кагылышы барлыгын өлешчә генә таный. Якын арада аны сак астына алу мәсьәләсе хәл ителәчәк», - дип хәбәр итәләр ТР Тикшерү комитетының тикшерү идарәсендә.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса