Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Ялган машина таныклыгы белән йөргән әлмәтлегә суд каршында җавап бирергә туры килде

Ялган документ өчен әлмәтле 28 000 сум түләгән.

 Судта «Интернет» челтәреннән файдаланып, элек машина йөртү таныклыгын алмаган А.ны үз исеменә йөртүче таныклыгы алуын ачыкланды.

Соңыннан  автомобиль белән идарә итүче дәүләт инспекторына ялган документ күрсәтә, әлеге таныклыкны аннан алалар.

 

Үз гаебен таныуны, тәүбә итүне, җинаятьне ачуга һәм тикшерүгә актив ярдәм күрсәтүне, шулай ук гаепләнүченең һәм аның якын туганнарының җитди авырулар булуны суд җәзаны йомшартучы шартлар дип исәпкә алды.

Суд карары белән әлмәтле гаепле дип табылды һәм аңа 6 (алты) айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләнде.

Суд карары законлы көченә кермәгән.

 

Суд матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса