Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә бер оешма салым буенча 4 млн. сумнан артык бурыч җыйган

Прокуратура предприятиедән салым бурычларын түләүне таләп итте.

Әлмәт прокуратурасында салым һәм хезмәт законнарын үтәү мәсьәләләре буенча территориаль ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы узды. Бу хакта ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү барышында ачыкланганча, «Континент» предприятиесенең салымнар буенча 4 млн.сумнан артык бурычы бар.


Предприятие җитәкчесе адресына бер ай эчендә салым бурычларын түләүне таләп итеп күрсәтмә бирелде.

Прокурор реакциясе акты карау стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса