Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Ачуын тыеп кала алмаган

Әлмәттә таныш хатын-кызга пычак белән кадаган пенсионер ханымны хөкем иттеләр.

Әлмәттән 57 яшьлек хатын-кыз узган елның сентябрь аенда Зәй-Чишмә авылына танышларына кунакка бара. Кич белән кәеф-сафа корып утырганда аек булмаган танышы үзен әдәпсез тота башлый: өстәл артында тәмәке тарта, сүгенә, кисәтүләргә колак салмый. Бу хәлгә түзеп тора алмаган шәһәр кунагы өстәлдә яткан пычакны ала да үзен тыңламаган танышының бил турысына бер тапкыр кадый.

Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен өлешчә таный. Суд аны РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсе 2 нче өлеше «з» пунктында күздә тотылган («Корал сыйфатында файдаланыла торган әйбер кулланып, кеше тормышы өчен куркыныч булуын белә торып сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе) җинаятьне кылуда гаепле дип таба. Аңа 3 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 4 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнә.

 

«Табылдык» белән эләккән

Суд 37 яшьлек әлмәтлегә карата хөкем карары чыгарды.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсе 1 нче өлешендә күздә тотылган («Сату максатыннан башка зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз сатып алу» маддәсе) җинаятьне кылуда гаепле дип таба. Ачыкланганча, элек тә шундый ук җинаять өчен хөкем ителгәне булган ир наркотик кулланган хәлдә шәһәр урамнарының берсендә «Җәяүле кичүе» билгесе куелган багана төбеннән «закладка»ны табып ала. Шушы ук көнне ул полиция хезмәткәре тарафыннан тоткарлана. Тентү вакытында аның куртка кесәсеннән 0,45 грамм авырлыгында наркотик матдә табып алына. Ул аны үзе куллану өчен сатып алганын яшерми.

Суд утырышында әлмәтле гаебен тулысынча таный. Суд аңа җәза срогын каты режимлы колониядә үтү шарты белән 4 ел да 4 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели.

Гөлия Мөхәммәтьянова

Хуҗалык товарлары өчен -  колония

Әлмәт шәһәр прокуратурасы 41 яшьлек ир-атка карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Ачыкланганча, узган елның апрелендә әлеге ир-ат хуҗалык товарлары кибетенә килә. Кибеттә якын-тирәдә күзәтүче беркем дә булмаудан файдаланып, әлмәтле аннан ванна бүлмәсе өчен келәм җәймәсе, коймак пешерә торган таба һәм плитә кабыза торган җайланма урлап чыга. Шуның белән кибет хуҗасына 2874 сум 50 тиенлек мөлкәти зыян китерә.

Суд утырышы барышында ир үз гаебен тулысынча таный һәм үкенүен белдерә. Суд карары белән аңа 8 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.

Оксана Сидирякова,      прокурор ярдәмчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X