Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Җиңел генә баерга уйлаган

Әлмәтнең бер уку йортында белем алучы егет җиңел юл белән акча эшләргә теләгән.

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан туганнарын җаваплылыктан коткару тәкъдименә корылган мошенниклык сериясен ачтылар. Җинаять кылуда элек хөкем ителгәне булмаган 17 яшьлек студент шикләнелеп, аны тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Апрель аенда полиция бүлегенә пенсионерлардан (72 дән 86 яшькә кадәрге) үзләренә карата мошенниклык кылу турында 5 гариза кергән. Өлкән яшьтәгеләр оныкларын, туганнарын һәм күршеләрен коткарып калу нияте белән билгесез кешегә өйдә сакланган бөтен акчаларын биргәннәр. Суммалар 150 мең сумнан алып 4 мең долларга кадәр тирбәлә.

Җинаятьләрнең характеры охшаш була - пенсионерларның өй яки кесә телефоннарына билгесез кеше шалтырата, үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра һәм онык-лары яки туганнарының юл-транспорт һәлакәте ясавын, зыян күрүчеләр барлыгын хәбәр итә. Туганнарын җавапка тартудан алып калу яки зыян күрүчегә кичектергесез операция ясау турындагы мәсьәләне хәл итү өчен акча кирәклеген әйтә һәм билгеле бер  сумманы атый. Аннары шалтыратучы күпмедер вакыттан хезмәткәр яки курьер килеп акчаны алачак, дип хәбәр итә. Билгесез кешегә акчаны чыгарып биргәч кенә пенсионерлар оныкларына яки туганнарына шалтыраталар һәм ялган корбаны булуларын аңлыйлар.

Әлмәтле егет алданган пенсионерлардан пакетка, урын-җир әйберенә төрелгән акчаларны ала һәм төргәкләрен чүп савытына ташлый, ә кулга төшкән сумманың 10 процентын үзенә калдыра, калганын күрсәтелгән банк счеты реквизитлары буенча күчерә.

Тоткарланган 17 яшьлек егет үз гаебен таный һәм мессенджерларның берсендә җиңел юл белән акча эшләү турында белдерү күрүе турында сөйләп бирә. Аңа акча барып алырга кирәк булган адресларны шуннан җибәрәләр.

Шикләнелүче егет сүзләренә караганда, ул 150 мең сум акча эшләргә өлгергән. Бу акчага ул автомобиль колонкалары, кармаклар һәм пневматик пистолет сатып алган.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре җинаять эшчәнлеге кылуны раслаучы дәлилләр җыю буенча тикшерү эшләре комплексы үткәрәләр, егетнең шуңа охшаш җинаятьләр кылуга катнашы барлыгы-юклыгын тикшерәләр, җинаятьне оештыручының шәхесен, телефон һәм банк карталары хуҗаларын ачыклыйлар.Егет вакытлыча  тоту изоляторына  урнаштырылган.

 

Кыйммәткә төшкән

 

Әлмәтле интим-хезмәткә заказ биреп 50 мең сумга якын акчасыннан колак каккан.

47 яшьлек эшсез ир интим-хезмәттән файдаланырга уйлап, белдерү буенча шалтырата. Сайтның операторы 4500 сум алдан түләү сорый. Ир акчаны күчерә. Берничә минуттан аңа шалтыратып акча килеп җитмәвен әйтәләр һәм тагын 2450 сум сорыйлар. Аннары акча күчергәндә заказчы ирнең игътибарсызлыгы аркасында 1 млн сумлык аппаратлары ватылуын әйтеп, ремонтка акча таләп итәләр. Куркып калган ир тагын 20 мең сум күчерә. Алга таба аннан куркытып тагын 50 мең сум сорый башлыйлар. Шикле операцияләргә банк хезмәткәрләре игътибар итә һәм иргә картасын блокировкаларга кушалар. Шулай итеп булмаган интим-хезмәт әлмәтлегә 49500 сумга барып төшә. Мошенниклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса