Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Җәяүлене бәрдергән әлмәтлене хөкем иттеләр

Зыян күрүче ир-аттан 1 000 000 сум акча түләттерергә теләгән.

Әлмәттә җәяүлене бәрдергән өчен 2000 елда туган ир-атны хөкем иттеләр. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

2021 елның ноябрендә ул сәгатенә 80 км тизлек белән машинада бара. Ир-ат «җәяүлеләр кичүе» һәм «максималь тизлекне чикләү» юл билгеләре таләпләренә игътибар итми. Җәяүлеләр өчен көйләнми торган юл участогына килеп җиткәч, җәяүлегә юл бирми һәм аны бәрдерә. 

Җәяүле сәламәтлегенә авыр зыян китергән тән җәрәхәтләре ала. Нәтиҗәдә, ул вафат була, үлем хастаханәдә теркәлә.

Хөкем ителүче суд утырышында гаебен тулысынча таныды, тәүбә итте.

"Суд хөкем ителүченең гаебен йомшартучы шартлар сыйфатында аның һәм аның якын кешеләренең сәламәтлеген исәпкә ала, шулай ук элек хөкем ителүченең уңай характеристикаларын, кылган гамәлләренең тәүбә итүен исәпкә ала, зыян күрүчедән кылган гамәлләре өчен гафу үтенә",-дип ачыкладылар суд матбугат хезмәтендә.


Әлеге эш буенча зыян күрүче 1 000 000 000 сумлык мораль һәм физик зыянны түләттерү турында граждан дәгъвасын белдергән.

Хөкем ителүче дәгъваны өлешчә таныган.

Әлмәтлеләрне җинаять кылуда гаепле дип таныдылар һәм 1,5 елга иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләделәр. Суд җәзаны шартлы дип санарга карар иткән.

Гражданнар дәгъвасы буенча мораль зыянны компенсацияләү хисабына 400 000 сум акча түләттерелгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса