Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Күрше кызын «коткарган»

Әлмәттән пенсионер ханым кырыгалдарларга үз куллары белән 4000 доллар акчасын чыгарып биргән.

Кырыгалдарлар аның белән ике сәгатькә якын аралашып, төрле абонент номерларыннан 70 тапкырдан артык шалтыраталар. Игътибар итегез: телефон номерлары барысы да +7-499 дан башлана.

Полиция бүлегенә шәһәрдә яшәүче 70 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә һәм ничек итеп мошенниклар корбаны булганын сөйләп бирә.

Көндез билгесез кеше әлеге ханымның өй телефонына шалтыратып, үзен полиция хезмәткәре итеп таныта һәм күршесен «коткарып калу» өчен акча сорый. Ир хәбәр итүенчә, янәсе, күршесе кызы белән машинада барганда бер кызны бәрдерәләр. Кызның башы нык имгәнеп, реанимация бүлегенә эләгә, аны операциягә әзерлиләр. Ә күрше хатынның үзенең кабыргалары сына. Хәлне җайга салу өчен 1 миллион сум акча кирәк, юкса күршенең кызына карата җинаять эше кузгатылачак, дип хәбәр итә ир. Һәм күршесенең 500 мең сум күләмендә страховка алачагын һәм бөтен бурычын шунда ук кайтарачагын да җиткерә. Шуңа ышанган ханым өендә 4000 АКШ доллары гына булуын әйтә. Шалтыратучы күрсәтмәсе буенча, ул акчаларны чүпрәккә төрә дә, баскыч мәйданчыгында көтеп торган ир-атка чыгарып бирә. Икенче көнне күршесенә шалтыратып, аның белән сөйләшкәч кенә үзенең кырыгалдарлар ятьмәсенә эләккәнлеген аңлый. Күрше хатыны аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

 

«Улыгыз юл һәлакәтенә очрады...»

 

Әлмәттә соңгы вакытта «якын кешегез бәхетсезлеккә тарыды» дигән схема буенча алдау очраклары ешайды.

Узган атнада полиция бүлегенең дежур частена бер-бер артлы берничә мошенниклык факты турында шалтыратулар булды. Кырыгалдарлар кешеләргә күп вакыт кичен шалтыратканнар. Беренче очракта пенсионерлар югалып калмаган - тиз арада сөйләшүгә нокта куйган. Ә менә икенче бер очракта улларын коткарып калу өчен бөтен булган саклык акчаларын чыгарып биргәннәр.

85 яшьлек пенсионерның сөйләвенә караганда, билгесез кеше аларның өй телефонына шалтыраткан һәм үзен Новосибирскидан тикшерүче итеп танытып, улыгыз кеше бәрдерде дигән. Ышандыру өчен, янәсе, трубканы улларына да биргән. Чыбыкның теге башындагы тавыш курьерга 1 миллион сум бирүләрен үтенгән. Әби телефоннан билгесез кеше белән аралашкан арада пенсионер бабай улына шалтыратып, хәлгә ачыклык кертергә булган. Аның белән бар да тәртиптә булуына инанганнан соң, телефоннан сөйләшүне туктатканнар. Мошенниклар аларга әле күп тапкырлар шалтыратып караганнар, әмма әби белән бабай телефонны алмаганнар.

Әлмәтнең тагын бер пенсионерларын шундый ук схема буенча алдап, кырыгалдарлар 700 мең сум акчага тиенгәннәр. Бу юлы да алар юл-транспорт һәлакәте турында сөйләп, «уллары» белән телефон аша сөйләшү мөмкинлеге тудырганнар һәм аны коткару өчен 700 мең сум сораганнар. Уйларга бер минут та вакыт калдырмыйча, акчаны тапшыруларын таләп иткәннәр һәм өйдә булган барлык телефоннарның номерларын сорап алганнар. Монысы бер үк вакытта барлык номерлар буенча да шалтыратып, линияне бушатмыйча тору өчен кирәк булган. Соңыннан ачыкланганча, бу вакытта пенсионерларга якыннары шалтыратырга маташкан, әмма линия һәрвакыт буш булмаган. Югалып калган өлкәннәр 700 мең сум акчаларын курьерга чыгарып биргәннәр.

Әлмәт районы полиция бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса