Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Интим хезмәтләрдән файдаланырга теләгән әлмәтленең 50 мең сумга якын акчасын югалткан

Ир-ат билгесез затларга төне буе акча күчерә.

47 яшьлек эшсез әлмәтле интим характердагы хезмәтләрдән файдаланырга тели, тик моның урынына 49500 сум акчасын мошенникларга күчерә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир интим-хезмәттән файдаланырга ниятләгән һәм белдерү текстында күрсәтелгән номер буенча шалтыраткан. Үзен сайт администраторы буларак таныштырган кеше 4500 сум күләмендә акчаны алдан түләп куярга кушкан. Ир күрсәтелгән счетка соралган сумманы күчергән. Берничә минуттан соң администратор акча килмәвен һәм тагын 2450 сум кирәклеген әйткән. Аннары ул гариза бирүчегә яный башлый, акча күчерүләр вакытында аның игътибарсызлыгы аркасында 1 миллион сумлык аппарат ватыла һәм ремонт бәясен кире кайтаруны таләп итә. Ир куркып кала һәм билгесез кешеләргә тагын 20 мең сум акча күчерә.

Техниканы ремонтлау һәм хезмәт күрсәтүгә заказ бирү өчен ир-ат 49500 сум акча биргән. Шуннан соң инде  янап, гариза бирүчедән тагын 50 мең сум таләп итә башладылар.


Бу вакытта ир-атка чын банк хезмәткәрләреннән шалтырату килгән, алар клиент өчен гадәти булмаган операцияләргә игътибар иткән һәм шикле транзакцияне тикшерергә булган. Ир картаны блокировкалауларын үтенә, куркынычсызлык максатларында хәтта кесә телефонын да сүндереп, полициягә мөрәҗәгать итә.

Хокук саклау органнары банк һәм кәрәзле элемтә операторыннан мәгълүмат соратып алды, электрон түләү чараларын кулланып, мошенниклык турында җинаять эше кузгатылды. Тикшерү дәвам итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса