Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә офиска тәрәзә аша кереп, оргтехника урлаганнар

Угрылар тоткарланган.

Полициягә Әлмәттә яшәүчедән урлау факты турында гариза килә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөрәҗәгать итүче сүзләренә караганда, агымдагы елның 23-24 апрель төнендә билгесез затлар Әлмәтнең Полевая урамында урнашкан офиска кергән. Җинаятьчеләр тәрәзә аша кереп, офистан  телевизорлар һәм компьютерлар урлаганнар. Зыянның гомуми суммасы 98594 сум тәшкил итә.

Шулай ук  бер сейф ачылган, әмма ул буш булган. Офиста сигнализация һәм видеокүзәтү булмаган.


Оператив-эзләү чараларын үткәрү барышында полиция хезмәткәрләре шикләнелүчеләрне тоткарлаган. Алар -   29 һәм 24 яшьлек ике әлмәтле. Элегрәк алар икесе дә берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган инде.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта ир-атлар тоткарланган. Урланган әйберләр хуҗага кире кайтарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса