Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Улының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүенә ышанган: Әлмәттән 86 яшьлек пенсионер мошенникларга 700 мең сум акча биргән

Әлмәттә «Балагыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» схемасы буенча эшләүче мошенниклар активлашты.

Мондый очраклар турында шәһәрнең полиция бүлегенә хәбәр иттеләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җинаятьчеләр  19.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр шалтырата. Беренче очракта пенсионерлар сөйләшүне өзгән, ә икенчесендә берсе  улын коткарып калырга карар иткән һәм җинаятьчеләргә барлык акчаларын тапшырган.

Әйтик, 85 яшьлек пенсионер билгесез кешенең өй телефонына шалтыратып, Новосибирскидан тикшерүче булып таныштыруын һәм улы кешене бәрдерүен әйтә. Ышансыннар өчен трубканы улына тапшыра. Трубкада тавыш курьерга 1 миллион сум бирүләрен сораган. Хатыны билгесез кешеләр белән сөйләшкәндә, әтисе улына шалтыратып, аның белән барысы да тәртиптә булуына инанып, хатынына сөйләшүдән туктавын үтенгән. Мошенниклар әле бик озак шалтыратса да, пенсионерлар трубканы алмаган.

Әлмәтнең башка пенсионерларыннан да шундый ук ысул белән 700 мең сум акча урлаганнар. Җинаятьчеләр юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләп, «улы» белән аралашу мөмкинлеге бирәләр һәм 700 мең сум акча таләп итәләр. Пенсионерларга уйларга вакыт азрак булсын өчен, җинаятьчеләр алдан ук акча бирүне таләп иткән, өйдәге барлык телефон номерларын сораган. Телефон номерларына туктаусыз шалтыратканнар.  Аферистларга ышанып, пенсионерлар 700 мең сум акчаларыннан колак каккан.

Җинаять эшләре кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Полиция хезмәткәрләре халыкны сак булырга чакыра. Әгәр сезгә билгесез кешеләр шалтыратып, туганыгызның бәлагә юлыкканын сөйләсә, үзегез туганыгызга шалтыратып, аның хәлен белегез.  

Өлкән яшьтәге туганнарыгызны һәм күршеләрегезне алдау очраклары  турында кисәтегез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса