Акчаң артык булса, урын табыла
Әлмәттә суд приставына 50 мең сум бирергә маташкан ирне хөкем иттеләр.
Суд 61 яшьлек әлмәтлене «Ришвәт бирү» маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип тапты. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. Баксаң, узган елның 29 июлендә ир суд приставына 50 мең сум ришвәт бирергә маташкан. Бу вакытта ул әлеге хезмәткәрнең оперативник-лар контроле астында эш иткәнлеген белмәгән. Әлмәтле үзенең гаебен өлешчә таный. Суд аңа ришвәт суммасыннан дүрт тапкыр артык - 200 мең сум күләмендә штраф билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа