Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Килгән зыян - ярты миллион сум

Инвестицияләрдә акча эшләргә теләгән әлмәтле 500 мең сумыннан колак каккан.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге дежур частена 1984 елгы ир-ат мөрәҗәгать итә һәм саксызлыгы аркасында мошенниклар ятьмәсенә эләгүе турында хәбәр итә.

Аның сөйләвенә караганда, 2021 елда ук ир-ат инвестицияләрдә акча эшләргә кызыккан булган. Шушы ниятен тормышка ашыру өчен танышларының киңәше буенча финанс базарларында эшләүче һәм валюта, товар мәйданчыкларында биржа алыш-бирешләрендә специальләшкән яңа буын инвестицияләр компаниясенә мөрәҗәгать иткән. Трейдер белән элемтәгә кергәннән соң, тегесе әлмәтленең аена 10-25 процент керем алып бару ихтималы турында сөйләгән. Кертемнең максималь суммасы исә 1000 яки 2000 доллар булуын әйткән. Хезмәттәшлек итә башлау өчен аларның платформасында шәхси кабинет ачып теркәлергә, депозитны тулыландырырга һәм тарифны сайларга кирәк булган. Трейдер ир-атка акча күчерү өчен банк картасы мәгълүматларын җибәргән. Әлмәтле күрсәтелгән счетка 500 мең сум күчергән һәм әлеге сумма шунда ук платформада чагылыш тапкан. Акча эшли алу «бәхетенә» тиенгән ир-ат атна саен платформага кереп, процентларының ничек үсүен карап-күзәтеп торган. 2021 елның декабрендә процентларны чыгару туктатылган, ә агымдагы елның гыйнварында процентлар бөтенләй дә килми башлаган. Ир трейдер белән кабат элемтәгә керергә омтылып караган, тик хәбәрләргә җавап бирүче генә булмаган. Ул гына да түгел, кырыгалдар социаль челтәрләрдән үк эзен югалткан. Шәһәрдәшебезгә килгән зыян 500 мең сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә. Бу хакта Әлмәт районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

 

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнарны уяу булырга чакыра. Шуны истә тотарга кирәк: таныш булмаган кешеләрнең бигрәк тә финанс мәсьәләләренә кагылышлы күрсәтмәләрен бервакытта да үтәмәгез. Үз компьютерларыгызга һәм гаджетларыгызга башкалар тәкъдиме буенча бернинди программалар да урнаштырмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса