Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Янә алданулар

61 яшьлек әлмәтле инвестицияләрдә акча эшләргә теләп, кырыгалдарларга юлыга.

Зыян күрүче ханым ел башында социаль челтәрдә акча эшләү мөмкинлеге турында белдерү күреп ала һәм үзенең телефон номерын калдыра. 20 көн узуга аңа шалтыраталар. Телефонның теге ягында үзен Алина дип таныштырган хатын-кыз әлмәтлегә инвестицияләрдә акча эшләргә тәкъдим итә. Әмма табыш алу өчен акча кертергә кирәклеген әйтә. Аңа тест-драйв үтәргә һәм зур булмаган суммада акча кертеп карарга тәкъдим итәләр. Ханым 15 мең сум акча сала. Махсус кушымтага тоташып, үз акчаларының ничек «эшләвен» күзәтеп бара башлый. Сумманың чыннан да артуын күреп, 8 февральдә әлмәтле тагын 40 мең сумын кырыгалдарлар счетына күчерә. Икенче көнне аны 1000 долларга акцияләр сатып алырга күндерәләр һәм 200 доллары бүләк булып кире кайтачагына ышандыралар. Ханым 96 мең сум күчерә, акчаның бер өлешен кредитка рәсмиләштерә. Икенче көнне зыян күрүче ханым билгесез затларга 300 мең сумын җибәрә. Алга таба, билгеле схема буенча, аферистларның үгетләүләренә бирелеп, көн саен төрле суммада акча күчереп тора, акчаларны кредитка ала. Әмма кырыгалдарлар көн саен төрле мәкерле хәйләләр уйлап табып, ханымны һаман саен күбрәк суммада акча күчерергә күндерәләр. Артык өтер киткән булу яки системада өзеклек барлыкка килү аркасында акчаларыгыз тиешле счетка барып җитмәгән, дип алдыйлар. Түләүләр көне килеп җиткәч, акчаны инкассаторлар үзләре сезгә китерәчәк дип алдап, моның өчен янә 25500 сум акча күчерергә кушалар. Әлмәтленең инде башка акчасы калмаган була. Моны аңлап алган кырыгалдарлар аның белән элемтәгә керми башлыйлар.

Ханым үзен алдаганнарына төшенә һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 

Әлмәттә яшәүче бер ханым банк хезмәткәрләренең намусын «тикшерүләренә» ышанып акчасыз кала.

Полиция бүлегенең дежур частена мошенниклык факты турында гариза белән 56 яшьлек әлмәтле ханым мөрәҗәгать итә. Аңа үзен банкның куркынычсызлык хезмәткәре Анастасия дип таныштырган билгесез хатын-кыз шалтырата һәм махсус операция үткәрүләре турында хәбәр итә. Чараның максаты, янәсе, банк хезмәткәрләренең намуслылыгын тикшерү. Билгесез зат зыян күрүче әлмәтлегә аның банк картасыннан акча алырга маташулары турында әйтә. Моңа ышанып, пенсионер ханым кырыгалдарның барлык инструкцияләрен дә үти. Шәһәрдәге сәүдә үзәкләренең берсендә урнашкан якындагы банкоматка барып җитә һәм берничә тапкыр күчерү юлы белән мошенникларга 85 мең сум акчасын җибәрә. Шуннан соң, шалтыратучы күрсәтмәсе буенча, банкка барып, 130 мең сум күләмендә кулланучылар кредиты рәсмиләштерә. Бу кредитны да акчага әйләндерә һәм мошенникларга күчерә. Икенче көнне Анастасия аңа шалтырата һәм зыян күрүченең балалары турында мәгълүматлар сораштыра башлый. Бу сөйләшү хатын-кызны сагайта төшә һәм ул үзенең мошенниклар ятьмәсенә эләгүен аңлап ала.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьченең шәхесен һәм тору урынын билгеләүгә юнәлдерелгән кирәкле оператив-эзләү чаралары үткәрәләр.

Әлмәт районы буенча эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса