Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле: "Йортны шартлатам"

Шартлау турында ялган хәбәр иткән әлмәтле хөкем ителде

Үз өендә аек булмаган ханым "112 " хезмәтенә шалтыратып, «газ кабызып, өйне шартлатачакмын», «үземне шартлатачакмын», «йорт шартлаячак» дигән ялган хәбәр җибәрә.

Югарыда күрсәтелгән хәбәр алынганнан соң, «112» хезмәте операторы әлеге мәгълүматны кичекмәстән Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең кизү бүлегенә тапшырды. Кизү торучы, үз чиратында, алынган шартлау куркынычы турындагы мәгълүматны җинаятьләр турында хәбәрләрне исәпкә алу кенәгәсендә теркәгән, тикшерү-оператив төркемнең урынга чыгуын оештырган. Вакыйга урынына шулай ук ашыгыч ярдәм һәм янгын хезмәте дә чыкты.

Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды.

Суд хөкем ителүченең гамәлләрен  шартлау, ут төртү, кешеләрнең үлеменә куркыныч тудыручы, күп кенә мөлкәти зыян китерү яки башка иҗтимагый куркыныч нәтиҗәләргә китерү турында белә торып ялган хәбәр буларак квалификацияләде һәм аңа 1 (бер) ел иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде, шулай ук хөкем ителүчегә китерелгән матди зыянны түләттерде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса