Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Эш табам дип...

Интернет челтәрендә эш эзләгән әлмәтлене бик зур кредитка батырганнар.

Полициягә 43 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә. Сөйләвенә караганда, аңа үзен Маргарита дип таныштырган ханым шалтырата һәм интернет челтәрендә читтән торып эшли торган эш тәкъдим итә. Зыян күрүче ризалаша. Берничә минут үтүгә әлмәтлегә Александр исемле кеше шалтыратып, эшләп алган сумманың бер өлешен кире кайтарып барырга туры киләчәген хәбәр итә. Алга таба алар видеоэлемтә буенча аралашалар. Шалтыратучы адәм зыян күрүчене смартфонына тиешле программаны урнаштырырга һәм банкның онлайн-кушымтасына керергә кирәклегенә инандыра. Берәр сәгать узганнан соң әлмәтлегә хезмәттәшлектән баш тарткан очракта промокод буенча резерв күчермәсен гамәлдән чыгарырга кирәк дигән хәбәр килеп ирешә. Текстта шулай ук әлеге счетка хезмәт күрсәткән өчен аның банк счетыннан ай саен 5456 сум акчасы алып барылачагы, картаның балансы җитәрлек булмаган очракта РФ законнары нигезендә гомуми түләү суммасыннан 13% күләмендә штраф санкцияләре кулланылачагы хәбәр ителә. Зыян күрүче мондый эштән баш тартырга теләвен әйтә һәм резерв күчермәсен гамәлдән чыгаруларын үтенә. Икенче көнне Александр тагын шалтырата һәм хезмәттәшлектән баш тартуын рәсмиләштерү өчен әлмәтлегә ярдәм тәкъдим итә.

Нәтиҗәдә, зыян күрүченең смартфонына читтән торып тоташу мөмкинлеген кулга эләктергән кырыгалдар өч кредит рәсмиләштерә һәм бөтен акчаларны төрле счетларга күчерә. Кемнәр ятьмәсенә эләккәнен аңлап алган әлмәтлегә полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый. Килгән зыян 2 146 560 сум тәшкил итә. Җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса