Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле акча түләсә дә, социаль челтәр аша сатып алынган товарын кулына ала алмый

Хатын-кыз аяк киеме һәм сумка сатып алырга теләгән.

26 яшьлек әлмәтле алдау юлы белән 17400 сум акча урлау турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүченең сүзләренә караганда, инстаграмда ул элиталы кием һәм аксессуарлар сату белән шөгыльләнүче интернет-кибет рекламасын күргән. Мөрәҗәгать итүче аяк киеме һәм сумка сатып алырга булган.


Хатын заказны рәсмиләштергән, акчаны картаның күрсәтелгән номерына күчергән, үз мәгълүматларын һәм адресын хәбәр иткән. Кире хәбәрдә администратор түләүне раслаган һәм заказның трек-номеры көн дәвамында килеп җитәчәген хәбәр иткән. Тик хәзерге вакытка кадәр мөрәҗәгать итүче заказ номерын алмаган да, ә администратор аның хәбәрләренә җавап бирми башлаган. Шушы көннәрдә кибет аккаунты бөтенләй юкка чыккан. Хатын-кыз аны алдаганнарын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Хөрмәтле, әлмәтлеләр! Интернет челтәрендәге тикшерелмәгән сайтларда һәм шикле сәхифәләрдә сатып алуны тормышка ашырмаска киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса