Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Аек булмаган хәлдә машина йөрткән әлмәтлене хөкем иттеләр

Әлмәт районы буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы С. В. Романовка карата административ хокук бозу турында эш карады

2021 елның 17 декабрендә С.В. Романовның исерек килеш руль артына утыруы ачыклана. Аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата, урында алар тарафыннан административ хокук бозу турында беркетмә төзелә. 

Судта эшнең барлык нечкәлекләре каралды. Суд тарафыннан С.В. Романовка карата административ хокук бозуда аны гаепле дип тану турында карар чыгарылды. 


Аңа 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, дәүләт кеременә түләү белән 30 000 сум күләмендә административ штраф рәвешендә административ җәза билгеләнгән. 

Мәгълүмат Әлмәт районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе тарафыннан бирелде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса