Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Эшкә урнашырга теләгән әлмәтле мошенниклар корбаны булган

Ханым эшкә урнашырга теләгән.

Әлмәттә яшәүче бер хатын-кыз шәхси мәгълүматларына читтән торып керү мөмкинлеге биреп, 10 мең сумнан артык акчасыннан колак каккан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәттә яшәүче 62 яшьлек ханым эшкә урнашырга теләгән. Ул сайтта анкета тутыра һәм телефон номерын калдыра. Соңрак аңа читтән торып эшләргә тәкъдим итәләр.


Эш бирүче барлык операцияләрне дә махсус кушымтада үткәрергә кирәклеген аңлата. Әлмәтле риза була һәм берьюлы ике программа урнаштыра. Кушымталарның берсе җинаятьчеләргә хатын-кызның телефонына читтән торып керү мөмкинлеге биргән.

Кодлар керткәннән соң, зыян күрүченең банк счетыннан 10 мең сумнан артык акча күчерелгән. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса