Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле эт сатып алганда мошенниклар корбаны булган

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенә 47 яшьлек хатын-кыз җинаять турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Мөрәҗәгать итүче шпиц токымлы эт сатып алырга теләгәнен сөйләгән. Бушлай игъланнар сайтында ул хайванны 18 мең сумга сату турында белдерү тапкан. Сатучы күптән түгел әни булуын язган, әмма сабыйның көтмәгәндә аллергиясе барлыкка килгән һәм шуңа күрә яраткан этен сатарга булган. Ул этне җибәрегә вәгъдә иткән. "Сатучы" әлмәтлегә сылтама җибәрә, аның буенча күчеп, ханым банк картасы реквизитларын һәм смс-хәбәрләрдән кодларны кертә, шуннан соң «түләүгә күчәргә»дигән кнопкага баса. Аннан соң операциянең дөрес үткәрелмәве һәм акча средстволарын кире кайтаруны рәсмиләштерергә кирәклеге турында хәбәр килә. Бу максатлар өчен таныш булмаган кыз сатып алучыга сылтама җибәргән, гариза бирүче шул ук операцияне башкарган. Шуннан соң кыз илтеп бирү хезмәтендә өзеклек килеп чыгуын һәм этне ире китерәчәген хәбәр итә. Тик соңрак зыян күрүче аның картасыннан 44 835 сум күләмендә акча күчерелүе турында смс-хәбәр ала. Сатучы элемтәгә керүдән туктый һәм хатын мошенникларның корбаны булуын аңлый.


Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса