Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Наркотик матдәләр ясаган һәм саклаган өчен әлмәтле колониягә озатылачак

52 яшьлек шәһәр кешесенә карата җинаять эше буенча гаепне шәһәр прокуратурасы хуплаган.

Суд сентябрь аенда ир-атның өендә наркотик ясавын ачыклаган. Ингредиентлар өчен матдәләрне ул алдан сатып алган. Әзерләнгән препаратның бер өлешен ул иньекция юлы белән кулланган, ә калган 0,55 граммнарын хокук саклау органнары хезмәткәрләре тартып алганчы үз торак мәйданы территориясендә законсыз саклаган.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә иткән. Элегрәк ул шундый ук җинаять кылган өчен хөкем ителгән булган инде.


Суд аны РФ Җинаять Кодексының "зур күләмдә наркотик чараларны сату максатыннан башка законсыз рәвештә ясау, саклау" маддәсе буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан. Ир гомуми режимлы төзәтү колониясендә 9 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса