Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

45 яшьлек әлмәтле игълан буенча эшкә урнашырга теләгән һәм акчасыз калган

Телефон мошенниклыкларының иң популяр төрләре булып банк учреждениеләреннән шалтыратулар һәм бушлай игъланнар сайты аша товарлар сатып алу-сату кала бирә.

45 яшьлек кеше интернет челтәрендә җиңел автомобильгә машина йөртүчеләр җыю турында игъланга игътибар итә. Ир үз контактларын калдыра, аңа тиздән шалтыраталар. Җинаятьче аңа эшкә урнашырга ярдәм итәргә вәгъдә иткән һәм бер үк вакытта квалификация күтәрү курсларын да узарга тәкъдим итә. Шалтыратучы беркайда да укырга кирәкми, күрсәтелгән счетка 20 мең сум күчерү дә җитә, шуннан соң аңа төрле программалар буенча белем алу турында документ киләчәк икәнлеген әйтә. Зыян күрүче уку бәясен түләгән һәм поездга билет көтә башлаган. Нәтиҗәдә, ир берничә көн буе көтә һәм аны алдаганлыкларын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

18 яшьлек егет бушлай игъланнар сайтында  электрон пианинога заказ бирә – әнисенә туган көненә бүләк бирергә тели. Сатучыга 16800 сум акча күчереп, аның белән элемтәгә керергә, акча кайттымы, дип сорарга булган. Җинаятьче бу вакытка телефонын сүндереп, игъланны бетерергә өлгергән.

Барлык фактлар буенча да җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса