Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Такси йөртүче өлкән яшьтәге әлмәтлегә мошенниклардан сакланырга ярдәм иткән

Җинаятьчеләр хатын-кызга полиция хезмәткәре буларак шалтырата һәм улының хастаханәгә эләгүен, ашыгыч рәвештә дәвалану өчен акча кирәклеген хәбәр итә.

Әлмәт таксисты ирексездән мошенник схемада катнашучы була. Җинаятьчеләр ханымга  шалтыратып, үзләрен полиция хезмәткәре  дип таныштыра һәм улының хастаханәгә эләгүен, ашыгыч рәвештә дәвалану өчен акча кирәк, дип хәбәр итәләр. Хатын-кызның кәгазь акчасы була, бу хакта ул аферистларга хәбәр итә. Алар ханымга кирәкле сумманы таксист аша тапшырырга тәкъдим итәләр.

Вячеслав Стуров таксида эшли. Күптән түгел шәһәрара заказ алуын әйтә. Әлмәттән Яр Чаллыга барырга кирәк була. Заказ бирүче аның шәхси номерын сорый, аның белән шалтыратып, сумканы алып килергә кирәклеген әйтә.

"Адрес буенча килдем. Әби чыкты. Анда урын-җир кирәк-яраклары, дип әйтте. Чаллыга алып барып тапшырырга кирәк иде. Мин риза булдым. Алдым да киттем", - ди таксист Вячеслав Стуров.

Тик юлда Вячеслав урын-җир кирәк-яракларын болай еракка алып бару сәер, дип уйлаган. Беренче чиратта ул сумкада наркотиклар булуыннан шикләнә башлый. Тик сумканы ачып булмый. 

Аннан Вячеслав заказны тапшыру өчен адрес буенча бара, әмма бер кеше дә чыкмый, сумканы ташлап китәргә җыенуын хәбәр иткәч кенә, анда акча булуын әйтәләр. 

Шул вакытта таксист хатын-кызны караклар алдавын аңлый һәм кире Әлмәткә сумканы хуҗасына  кайтарырга китә. Ханым полициягә гариза язган. Чаллыда җинаятьчене тоткарлыйлар. Хәзер аның әшнәләрен эзлиләр.

9 ай эчендә Әлмәт һәм район территориясендә 238 караклык очрагы ачыкланган. Җинаятьләрнең 10 проценты ачылган. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый җинаятьләрне ачыклаганда иң авыры, аларның башка шәһәрләрдән башкарылуы икән.

«Бүгенге көндә бер төркем Уфадан кайтты. Шәһәребездә яшәүчедән акча урлаган затны тоткарлаганнар. Банк картасы урланган, аннан   70 мең сум акча урлаганнар. Ставропольдә бер төркем эшли. «Авито» да товар сату тәкъдиме белән җинаять кылган җинаятьчене тоткарлыйлар», – дип хәбәр итте полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Марат Кадыйров.

Таныш түгел кешеләр белән сөйләшмәгез, банктан дип шалтыратсалар, үзегез банкка шалтыратып карагыз, сак булыгыз,  диләр полиция хезмәткәрләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса