Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче бер ханым исерек хәлдә тәрәзәне ватып, чит йортка керә

Аңа төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләделәр.

Әлмәттә җәмәгать судьясы элек хөкем ителгән әлмәтлегә карата җинаять эшен карады. Аны РФ Җинаять кодексының 139нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча «хуҗаның ихтыярына каршы торакка законсыз үтеп керү»дә гаепләделәр, дип хәбәр итә судның матбугат хезмәте.

Суд вакыйганың бу елның августында кичке вакытта булуын ачыклаган. Хатын исерек хәлдә зыян күрүченең шәхси йорты янында булган. Ул тәрәзәне ватып, бина эченә үтеп кергән.


Хөкем ителүче гаепләү белән тулысынча килешкән. Җәмәгать судьясы хөкем ителүченең җәзасын йомшартучы шартлар буларак, хатын-кызның үз гаебен тануын һәм тәүбә итүен исәпкә алган һәм шулай ук ханым зыян күрүчеләрдән дә гафу үтенгән. Хатын-кызның һәм аның якыннарының сәламәтлеге дә игътибарга алынган.

Хатын-кызны гаепле дип таныганнар. Аңа 8 айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгәннәр.

Хөкем карары законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса