Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә аек булмаган хәлдә кабат руль артына утыручы хөкем ителде

Әлмәт шәһәр суды  җинаять кылуда гаепләнүче әлмәтлегә карата җинаять эшен карады.

Моңа кадәр җәмәгать судьясы карары белән ир-ат  административ хокук бозуда гаепле дип табыла һәм аңа 30000 сум күләмендә административ штраф һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнә.

Тик ир 2021 елның августында янә исерек хәлдә, автомобиль белән идарә итә, аннары Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторы туктата һәм транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерә. Алкотекторны техник үлчәү чарасы ярдәмендә исереклек халәтенә тикшерү барышында ачыкланганча, сулый торган һавада алкоголь микъдарының бер литр сулый торган һавага 2,006 миллиграмм абсолют этил спирты барлыгы ачыкланган.

Гаепләнүче үзен гаепле дип тапкан һәм үз өендә аракы куллануын һәм автомобиль белән идарә итүен әйткән. Юлда ул юл-патруль хезмәте хезмәткәре тарафыннан туктатыла.

Суд карары белән әлмәтле РФ Җинаять кодексының 264.1 статьясындагы 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа башкарма инспекция белән килешенеп, җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнгән урыннардан китү, транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү, 300 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм игълан ителгән көннән соң 10 тәүлек эчендә Татарстан Республикасы Югары Судына апелляция тәртибендә шикаять бирелергә мөмкин.


ТР Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса