Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле полиция хезмәткәрен үзенең ирен тоткарлаган өчен кыйнаган һәм үзе дә хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән

Әлмәт шәһәр суды элек хөкем ителмәгән, җинаять кылуда гаепләнүче хатын-кызга карата җинаять эше карады.

Суд тарафыннан агымдагы елның август аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең патруль-пост хезмәткәре полиция хезмәткәре формасында булган, үз экипажы составында хокук бозу турында хәбәр алып,урынга баруы ачыкланган. Урынга килеп, полиция хезмәткәрләре конфликт килеп чыккан затлардан сораштыра.

Алга таба, хатын-кыз, исерек хәлдә, аңлы рәвештә һәм халык алдында, полиция хезмәткәренә һөҗүм итә. Полиция хезмәткәренә вазифаи бурычларын үтәүгә комачаулык күрсәтә.

Хөкем ителүче суд утырышында үз гаебен тулысынча таный һәм тормыш иптәше тоткарлану сәбәпле, полиция хезмәткәренә һөҗүм ясавын әйтә. Кылган эшләре өчен үкенә, зыян күрүчедән гафу үтенә.

Суд карары нигезендә, хатын җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа 1 ел 6 ай сынау срогы билгеләп, 1 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнде.

Хөкем карары законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса