Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт судында траснпорт чарасы белән идарә итәргә хокукы булмаган Лениногорск кешесе хөкем ителде

Транспорт чарасы белән идарә итү хокукы булмаган килеш руль артына утыру-ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу гына түгел, ә иң җитди нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин.

Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән шоферга утыз мең сум күләмендә административ штраф салына, я унбиш тәүлеккә административ арест салына яки  административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12.7 ст.2 өлеше нигезендә  йөздән ике йөз сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнә.

         Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча җәмәгать судьясы тарафыннан Лениногорск шәһәрендә яшәүчегә карата административ хокук бозу турында эш каралды.

Ир-ат административ хокук бозуда гаепләнә.

Судья карары нигезендә, ир-ат административ хокук бозуда гаепле дип табылды һәм 10 тәүлек эчендә административ кулга алыну рәвешендә административ җәзага тартылды.

          Карар законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса