Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт шәһәр судында аек булмаган шоферга карата эш каралды

Исерек шофер катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә кеше үлгән.

Әлмәт шәһәр суды исерек килеш руль артына утырган шоферга карата эш карады. Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә Рафил Закиров. Ул инде машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, әмма җәза үтәргә өлгермәгән, янә исерек килеш руль артына утырган. Бу юлы да кеше һәлак булган авариядә катнаша.

Үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте бу елның июнендә Казан-Оренбург трассасында булган. Ул чакта хокукыннан мәхрүм ителгән хөкем ителүче янә исерек килеш руль артына утыра. Ир 2019 елның гыйнварында Сарман җәмәгать суды карары буенча машина йөртү таныклыгыннан ваз кичкән булган инде. Июнь аенда да җәза срогы чыкмаган әле. Янә аек булмаган хәлдә руль артына утырган, гәрчә машина йөртү таныклагы булмаса да. 

"Закировны тикшерү барышында, ул чыгаран сулышта бер литр сулый торган һавага 1,306 мг абсолют этил спирты булуы ачыкланды", – дип сөйләде прокурор.

Хөкем ителүче Рафил Закиров Туган авылы Аппактан Колшәрипкә кадәр барырга карар кыла. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә,ул машинада бергә яшәүче һәм аның улы белән бергә була. ЯШь кешенең куркынычсызлык каешлары эләктерелмәгән була. Алар утырган автомобиль  «Нива» белән бәрелешә. Гаепләнүче утырган машина юл читенә оча. Нәтиҗәдә, пассажир - зыян күрүченең улы үлгән.

Эшне карау 28 октябрьгә кадәр кичектерелде.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса