Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле ярты миллион сумнан артык акча урлаган өчен хөкем ителгән

Суд әлмәтлене акча урлауда гаепле дип тапкан.

Әлмәт шәһәр суды  37 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарды. Аны  мошенниклыкта гаепле дип табалар. Бу хакта ТР Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2020 елның мартында АЗСДА эш фигуранты заправщик белән таныша һәм аңа түбән бәядән уналты тонна АИ-95 маркалы бензин сатып алырга тәкъдим итә. Ир үзе өчен бензин сатып алырга риза була һәм 2020 елның сентябрь-октябрь айларында ялган сатучыга  645 мең сум күчерә. Җинаятьче вәгъдәләрен үтәмичә, акчаны үзләштерә һәм качып китә.

Мошенник үз гаебен таный. Хөкем карары нигезендә, аңа 1 елга һәм 5 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнгән.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса