Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә полиция хезмәткәрләре Ульяновск өлкәсеннән мошенникны тоткарлады

Полициянең кизү частенә әлмәтле мөрәҗәгать иткән, ул көймә моторын бушлай игъланнар сайты аша сатып алган вакытта мошенник корбаны булуын белдергән.

Ул  60 000 сум акчасын югалткан.


50 яшьлек мөрәҗәгать итүче сүзләренә караганда, товарның тулы бәясен сатучыга күчерүгә үк, сатучы шалтыратуларга җавап бирүдән туктаган һәм белдерүен  бетергән. Үзенең алданганлыгын аңлап, ир полициягә мөрәбәгать итәргә мәҗбүр булган. 

Оператив-эзләү чаралары барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре шикләнелүчене ачыклап тоткарлаган. Ул элегрәк шундый ук җинаятьләр өчен хөкем ителгән Ульяновск өлкәсендә яшәүче 18 яшьлек ир булып чыккан. Ул алдау юлы белән акча эшләргә уйлаган һәм сайтка игълан урнаштырган.Урланган акчаларны үз ихтыяҗларына сарыф иткән.

Әлеге факт буенча  тоткарланган кешегә к җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Китерелгән зыян тулы күләмдә капланган. Ялган сатучыны 5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 


Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса