Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

21 яшьлек әлмәтленең автомобилендә ЮХИДИ хезмәткәрләре гашиш тапкан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре кергән мәгълүматны тикшерү барышында Әлмәттә яшәүче 21 яшьлек кеше идарәсендә булган «Дэу Нексия» автомобилен туктатканнар.

Документларны тикшерү нәтиҗәсендә, шофер нык борчылып, үзен шикле тота, шуңа бәйле рәвештә транспорт чарасын тикшерү турында карар кабул ителә, аның барышында 60,87 грамм гашиш табыла һәм алына.

Бу факт буенча  «наркотик чараларны, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү» җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылуын хәбәр итә Татарстан республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса