Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт судында аек булмаган машина йөртүчене хөкем иттеләр

Гаепләнүченең машинасында 40 граммга якын көчле тәэсир итүче матдә табылган.

Аек булмаган шоферга 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Җинаять эшен шәһәр судында карадылар. Ир-ат наркотиклар кулланган. Өстәвенә, машинада 40 граммга якын көчле тәссир итүче матдә табылган. Гаепләнүчегә Җинаять кодексының 3 маддәсе буенча җинать эше кузгатылган.

«11 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын тулысынча билгеләргә. Катгый режимлы колониядә җәза үтәтү, 2 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә», – дип хәбәр итте прокурор.

Гаепләнүче наркотикларга каршы көрәш бүлеге оперативникларының күзәтүенә эләккән. Аның артыннан күзәтү алып барылган. Беренче мөмкинлек булу белән хезмәткәрләр ирне тоткарлый. Автомобильдә наркотик, изолента һәм скотч, төргәкләр табыла.  Аннары гаепләнүченең өендә тентү уза.  Анда оперативниклар төргәкләү һәм үлчәү өчен пакетлар тапкан.

Миңлебай станциясе янындагы урман массивы участогы да тикшерелгән, аннан Наджафаров әлеге наркотик чараны алган булган. 

«Административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән зат исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү» дигән маддә буенча җинаять эше кузгатылган, чөнки хөкем ителүче полиция хезмәткәрләрендә шик уяткан. Экспертиза узудан да баш тарткан. Март аенда ул шундый ук хокук бозу өчен ул машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән инде. Пунхан Нәҗафаров үз гаебен өлешчә генә таный. Аның сүзләренә караганда, ул наркотикларны сатарга уйламаган да.

«Кулланганымны таныйм һәм тәүбә итәм. Минем язмышым сезнең кулларда», - ди хөкем ителүче.

Эшнең барлык шартларын исәпкә алып, суд карар чыгарды. Хөкем ителүченең 10 елга катгый режимлы колониягә озату турындагы хөкем карарына карата 10 тәүлек эчендә  шикаять белдерү хокукы бар.

 

 

Чыганак: https://almetievsk-ru.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса