Әлмәттә 1354 литр күләмендә алкогольле продукция законсыз әйләнештән алынды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан контрольлек чаралары үткәрелгән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Әлмәт шәһәре кибетендә тикшерү барышында законсыз рәвештә 1354 литр сыра әйләнештән алынды, ул ЕГАИС бердәм автоматлаштырылган мәгълүмат системасында теркәлмәгән булган.
Сыра тартып алынды, эш кузгату турында билгеләмә чыгарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа