Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтлеләр күршеләренең мәет сөйрәгәнен күреп, полициягә мөрәҗәгать иткән

Тикшерү версиясе буенча, 19 августта Әлмәттә яшәүче 38 яшьлек ир үзенең йортында яшәгән һәм хуҗалык эшләрендә булышкан 65 яшьлек танышы белән эчеп күңел ачкан.

Күпмедер вакыттан соң алар арасында бәхәс чыга, соңгысы пычак ала һәм фатир хуҗасына һөҗүм итә. Тик фатир хуҗасы пычакны тотып кала, шуннан соң танышына берничә тапкыр кадый, кыйный.  

Зыян күрүче аңын югалткач, ир аның мәетен ишегалдына алып чыга. Каны саркыган мәетне күреп, күршеләр вакыйга урынына полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырта, әмма хастаханәдә ир-атның йөрәге түбидән туктый.  

Ир җинаятькә катнашы барлыгын таный. Тиздән аңа җәза  чарасын сайлаячаклар. Аңа аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итте ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса