Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче бер ханым кредитка 3 миллион сум акча алган һәм ялган инвесторларга күчергән

Җинаять эше кузгатылды.

Әлмәттә яшәүче 48 яшьлек ханым кредитка 3 миллион сум акча рәсмиләштереп, инвестицияләрдә акча эшләргә теләп, мошенникларга күчергән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәтле 3 августта социаль челтәрләрдә акча эшләү хакында реклама күрүен сөйли. Ул үзенең контакт мәгълүматлары белән гариза калдыра. Шул ук көнне аңа ир шалтырата һәм үзен финанс эксперты дип таныштыра. Ул кыскача инвестицияләү өлкәсендәге эшләнмәләр турында сөйли. Хатын шартлар белән килешкән, дистанцион рәвештә, кирәкле кушымтаны күчергән. Шуннан соң шалтыратучының киңәше буенча 945 мең сум акча алып, күрсәтелгән счетка күчергән.

Икенче көнне ханымга янә акча салырга тәкъдим итәләр, зыян күрүче кредитка 207 мең сум ала һәм янә җинаятьчеләрнең счетына күчерә. Мошенниклар көн саен шалтырата, ә хатын яңа кредитлар рәсмиләштерүне дәвам итә: 5 августта — 450 мең сум, 6 августта — 500 мең сум. Шул ук көнне ялган инвесторлар янап, 4000 доллар күләмендә страховка түләүне таләп итә башлаган. Шуннан соң ханым мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм полициягә гариза яза. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса