Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Үги кызын юылмаган савыт-саба өчен кыйнаган әлмәтле хөкем ителде

Әлмәтле үги кызын юылмаган савыт-саба өчен башы белән өстәлгә бәргән.

Ир-атка 5 мең сум күләмендә штраф түләргә кирәк булачак.

Җәмәгать судьясы кыйнау турындагы эшне караган. Хөкем ителүчеләр эскәмиясенә баласын кыйнаган ир эләгә. Бу хакта Әлмәт судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ир – атның ике балигъ булмаган баласы бар. Агымдагы елның июль аенда хөкем ителүче балигъ булмаган үги кызын кыйный. Нәтиҗәдә, кыз җәрәхәтләнә.

Хөкем ителүче ир беркетмә белән өлешчә килешә һәммондый хәлнең аңлашылмаучанлык нәтиҗәсендә килеп чыгуын әйтә. Балигъ булмаган бала, үз чиратында, законлы вәкил барында беркетмә белән килешә һәм әтисе белән тавыш юылмаган савыт-саба нәтиҗәендә чыгуын әйтә. 

Хөкем ителүчене «Кыйнау» гаепле дип табалар. Ир-атка 5 000 сум күләмендә штраф түләргә кирәк булачак.

Карар законлы көченә кермәде һәм аңа карата шикаять бирелергә мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса