Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Мошенник әлмәтлене 20 мең сумга алдаган

Язышу вакытында ялган "сатучы" ир-атка ташлама ясаган.

Алдакчыларның чираттагы корбаны интернетта көймә моторын сатып алырга теләгән 50 яшьлек ир булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Зыян күрүче 21500 сумга көймә моторын сату турындагы белдерүне популяр сайтларның берсендә табуын хәбәр итә. Сатучы зыян күрүчегә үзенең начар ишетүен һәм телефон аша аралаша алмавын язган.

Язышу вакытында сатучы ир-атка ташлама ясаган һәм товарны  20 мең сумга сатарга булган. Мошенник сүзләренчә, товар Ижауда булган. Товарның бәясе бик отышлы булганлыктан, сатып алучы көймә моторы өчен тулысынча түләргә булган.


Билгесез зат сатып алучыга товар накладное һәм штрих-код номерын җибәрә. Ир мошенник түгел, дип инанып, сатучы аның счетына 20 мең сум күчергән. Шуннан соң зыян күрүче сатучыга рәхмәт әйтеп, сайтта хәбәр  калдырырга тели, тик бу вакытка сайт юкка чыга һәм кәрәзле телефонын да сүндерә.

Ир аны алдауларын аңлый һәм полициягә гариза яза. Шул ук сайтта Әлмәттә роликларын сатарга теләгән 41 яшьлек хатын-кызны алдаганнар. Белдерү урнаштырганнан соң, аңа билгесез кеше шалтырата һәм аңа роликларны курьер хезмәте аша җибәрүен сорый һәм сылтама җибәрә.

Зыян күрүче берничә тапкыр сылтама буенча күчә, ләкин кирәкле биткә керә алмый. Барлык гамәлләрдән соң, хатын-кызның картадан бөтен акчасы югала. Нәтиҗәдә, роликларны 1500 сумга сатарга теләп, хатын-кыз 7200 сум акчасыннан мәхрүм ителә.

Әлеге фактлар буенча тикшерү үткәрелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса