Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче бер ханым мошенник киңәше буенча телефонына кушымта урнаштырган һәм акча югалткан

Аферист үзен бер банк хезмәткәре дип таныштырган.

30 июльдә полициягә Әлмәттән 30 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә һәм мошенникның 9640 сум акча урлавын белдерә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хәбәр итә.

Билгесез кеше зыян күрүченең телефонына шалтырата һәм үзен «Альфа-банк» хезмәткәре дип таныштыра. Ул банк картасыннан акча күчерү куркынычы турында хәбәр итте. Аферист киңәше буенча, хатын телефонга Дискорд урнаштыра һәм телефонының паролен хәбәр итә. Дискорд-ул җиһаз белән ерактан идарә итеп була торган программа, аның ярдәмендә карак зыян күрүчедән акча урлаган. 

Хәзерге вакытта җинаятьченең шәхесе ачыклана. Ул шалтыраткан номер Мәскәү өлкәсендә теркәлгән.

 

Алдакчыларның хәйлә-мәкерләренә эләкмәс өчен, хокук сакчылары билгесез программаларны, аерым алганда, TeamViewer, Real VNC, AnyDesk, Remote Utilities һәм башка программаларны телефонга күчермәскә киңәш итә.

Әлеге программалар мошенникларга телефон аша шәхси мәгълүмат алу мөмкинлеген бирә. Полиция кисәтә: банк хезмәткәрләре клиентларга төрле программалар урнаштыруны сорап шалтыратмый һәм банк картасының номерын әйтергә кушмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса