Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Ике әлмәтле акча эшләү нияте белән 2,5 миллион сум акчасын югалткан

Алар брокер-мошенниклар корбаны булган.

47 яшьлек күтәрткеч машинисты акча эшләргә тели, тик нәтиҗәдә, 1 миллион сумнан артык акчасын югалта.

26 июльдә Әлмәт полициясенә әлмәтледән гариза керә. Зыян күрүче популяр социаль челтәрләрнең берсендә инвестицияләрдә өстәмә акча эшләү мөмкинлеге турында банк рекламасын күрүе хакында сөйли. Ир үзенең телефон номерын күрсәтеп гариза җибәрә. Соңрак аның белән, янәсе, брокер оешмасы хезмәткәре элемтәгә керә. Ул акча салып яки валюта сатып, бик зур табыш алырга мөмкин булуын сөйли. Сылтама буенча сайтка күчәргә, теркәлергә һәм күрсәтелгән счетка алга таба килешүләрдә катнашу өчен акча күчерергә кирәк була. Әңгәмә барышында брокер ирне кредит рәсмиләштерергә һәм "эш"кә кертергә күндергән. Мошенник кыска гына вакыт эчендә клиент үз акчаларын ике тапкыр арттыра алачак, дип вәгъдә итә. Берничә көннән "брокер" ир-атның кереме 5 миллион сумнан артып киткәнен хәбәр итә. Ир акча чыгарырга тели, тик билгесез кеше моның өчен тагын 300 мең сум сорый. Зыян күрүченең андый акчалары юк һәм ул үзенең танышлары белән киңәшләшергә булган. Эш схемасын өйрәнеп, танышлары платформаның мошенникларныкы булуын әйтә һәм полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

Криптовалюта белән операцияләрдә акча эшләргә теләгән 40 яшьлек тәрбияче шундый ук хәлдә булып чыккан. Ул кредит алган, ә аннары кредитка алынган 1,5 миллион сумнан артык акчадан колак каккан.
Хәзерге вакытта әлеге фактлар буенча җинаять эше кузгатылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса