Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт судында наркотикларны пропагандалаучы хөкем ителде

Җәмәгать судьясы Әлмәт шәһәрендә яшәүчегә карата административ хокук бозу турында эш карады.

Әлмәтле үзенең шәхси битендә чикләнмәгән затлар даирәсенә игътибар җәлеп итүгә юнәлтелгән наркотик чаралар турында мәгълүмат тараткан, ә нәкъ менә социаль битендә киндер сурәтен ясаган, шуның белән наркотик чараларны пропагандалаган.

Эшне карау барышында ир гаебен таныган.

Судья карары белән әлмәтле хокук бозуда гаепле дип табыла һәм аңа дәүләт кеременә  4000 сум күләмендә административ штраф түләү рәвешендә административ җәза билгеләнә.

Карар законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса