Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә төзәтү колониясенә наркотик кертергә теләүче тоткарланган

Әлмәт шәһәр суды тарафыннан Чаллы шәһәрендә яшәүче 20 яшьлек кешегә карата җинаять эше каралды.

Әлмәттә марихуананы  стандарт булмаган  ысул белән колониягә алып керергә теләгән кешене тоткарлаганнар - ул наркотикларны арбалет угына беркеткән һәм төзәтү учреждениесе территориясенә атарга теләгән. Әмма хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны тоткан.

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.

Суд карары белән яшь кеше РФ Җинаять кодексында каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган һәм аңа катгый режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, 7 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителү җәзасы билгеләнгән.

Хөкем карарына шикаять белдерелгән, ул законлы көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса