Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле телефон сатып алырга теләп, Волгоградтагы мошенникка 26 мең сум акча биргән

Шикләнелүчегә карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Волгоград өлкәсеннән килгән мошенник телефон сатып алырга теләгән Әлмәт кешесен алдаган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 яшьлек әлмәтле социаль челтәрләрдә абыйсына бүләк итеп телефон алу теләге турында белдерү урнаштырган. Аңа телефон сатарга ниятләгән ир-ат җавап бирде. Яшьләр товарның бәясе, шулай ук товар белән тәэмин итү шартлары турында килешкәннәр. Шикләнелүче товарны озатканчыга кадәр бөтен сумманы сораган, зыян күрүче моңа риза булган. Әмма әлмәтле күрсәтелгән срокта телефонны ала алмый һәм сатучыга шалтырата башлый.Сатучы ул вакытта социаль челтәрләрдәге аккаунтларын юкка чыгарган һәм мессенджердан файдаланудан туктаган.

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүчене-Волгоград өлкәсендә яшәүче 19 яшьлек егетне тоткарлый. Шикләнелүче үз гаебен таный. Җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән һәм прокуратурага тапшырылган. Җинаятьчегә 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса