Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән әлмәтлене янә исерек килеш руль артында эләктергәннәр

Әлмәт шәһәр суды исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртүчегә карата кузгатылган  эшне карады. Бу хакта Әлмәт шәһәре прокуратурасы хәбәр итә.

Судта 18 апрельдә көндез хөкем ителүченең, «Kia Ceed» маркалы автомобиль руле артында исерек килеш, Шевченко урамындагы бер йорт янында 20 метрга якын юл үтүе ачыкланган. Аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан һәм тикшерү уздырган.

Шофер исерек хәлдә булган.  Сулышында алкогольнең бер литрына 1,691 миллиграмм абсолют этил спирты тәшкил иткән. 2020 елның 11 декабрендә ир  административ хокук бозуда гаепле дип табылган. Аны ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр,  30 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә иткән. Бу юлы суд карары белән аңа 320 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән. Транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан аны 2 ел 6 айга мәхрүм иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса