Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Көнләшү һәм алкоголь эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә әлмәтле үз сөеклесенә һөҗүм иткән

Әлмәт прокуратурасы 42 яшьлек ханымның гаепләнүен хуплады.

Суд процессы барышында гаепләнүченең яз башында исерек хәлдә булуы, аның сөеклесе белән бәхәсләшүе ачыклана, сөеклесе аны башка хатын-кыз исеме белән атый һәм  башка кеше белән чагыштыра. Гаепләнүче пычак ала һәм аның белән  иргә һөҗүм итә, ә соңыннан үзе ашыгыч ярдәм бригадасын һәм хокук саклау органнары вәкилләрен чакырта. Хатын-кызның өйдәшенең сәламәтлеккә җиңел зыян килгән булуы ачыклана.

Судта хатын-кыз үз гаебен таный һәм тәүбә итә. Хөкем карарын чыгарганда гаеп белән килү, җинаятьне ачуда актив катнашу, зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтү исәпкә алына.

Хөкем ителүчене РФ Җинаять кодексы буенча гаепле дип таныйлар һәм 6 айга колония-поселениедә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгелиләр. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса