Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле кеше талаган өчен хөкем ителгән

Әлмәт шәһәр судында Әлмәт шәһәрендә яшәүче 25 яшьлек кешегә карата җинаять эше каралды.

Суд тарафыннан 2021 елның мартында хөкем ителүченең зыян күрүчеләрнең милеген урлау максаты  һөҗүм итүе  ачыклана. Ә нәкъ менә, җинаятьчел ниятен тормышка ашырып, гаепләнүче беренче корбанына һөҗүм итә, аны бугазыннан эләктереп ала, кулларын каерып тота, бора һәм акча сорый. Курыккан кеше аңа үзендә булган 2 мең сум акчаны тоттыра, ә җинаятьче акчаны алу белән китеп бара. 

Аннары, шул ук көнне хөкем ителүче икенче корбанын да талый. Аннан инде акча ала алмагач, 3 меңлек телефонын ала. 

Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таный.

Суд карары белән гражданин җинаять кылуда гаепле дип табылган һәм аңа гомуми режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәп, 4 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса