Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәт полиция хезмәткәрләре булмаган тракторны сатып акча эшләгән Бөек Новгородта яшәүче интернет-мошенникны тоткарлаган

Алданган ир 30 мең сум акчасын югалта.

Агымдагы елның 8 февралендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең кизү бүлегенә Сарман районында яшәүче 46 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә һәм авыл хуҗалыгы техникасын бушлай игъланнар сайты аша сатып алган вакытта алданып, 30 мең сум акча югалтуын хәбәр итә.

 

Полиция хезмәткәрләре Интернет челтәрендә зыян күрүченең трактор сату турында белдерү табуын ачыклаган. Хәбәр авторы белән хәтсез язышканнан соң, ул 30 мең сум күләмендә алдан түләп куйган, әмма тиздән сатучы шалтыратуларга һәм хәбәрләргә җавап бирми башлаган. Мошенниклар корбаны булуын аңлап, зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать итә.

 

Оператив-эзләү чаралары барышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре трактор сатучына ачыклаган һәм тоткарлаган. Ул Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче элек җинаять җаваплылыгына тартылган 44 яшьлек ир булып чыккан.

 

Оперативниклар ачыклаганча, шикләнелүче тиз баюның мөмкин булган барлык схемаларын өйрәнеп, бушлай игъланнар сайтларында алдау юлы белән акча эшләп карарга булган. Моның өчен ир сайттан файдаланучыларда ихтыяҗ аеруча зур булган публикацияләр рейтингын анализлаган һәм Минск трактор заводыныкы булган МТЗ-82 тракторын сатуга «куярга» карар иткән. Тракторның фотоларын йөкләп, тасвирламасын өстәгән, бәясен күрсәткән һәм сайтка игълан куйган. Бераздан потенциаль сатып алучы шалтыраткан. Шикләнелүче аны 30 мең сум күләмендә беренчел взнос күчерүен сораган һәм, ышанычлылык өчен, аңа берничә ай элек урамда тапкан чит паспортның фотосурәтен җибәргән. Сатып алучы акчаны шул ук көнне җибәрә. Аннары ир-атлар тракторны кайтару турында сөйләшәләр. Табылган паспорт хуҗасы Чувашиянең Канаш шәһәрендә язылганга күрә, сатучы зыян күрүчегә техниканың бу шәһәрдә булуын әйтә. Икенче көнне шикләнелүче сатып алучыга шалтырата һәм тагын 19 мең сум күчерүен сорый, тик ир, күрсәтелгән адрес буенча барып, калган сумманы очрашу вакытында тапшырудан баш тартуын дәлилләп, акчаларны күчерүдән баш тарта. Әмма, акча алганнан соң, аферист үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәми һәм сатып алучыны блокировкалый.

 

Шикләнелүченең урнашу урынын ачыклап һәм Түбән Новгород өлкәсендә хокук сакчылары фигурантның яшәү урыны буенча тентүләр үткәргән. Полиция хезмәткәрләре хокукка каршы эшчәнлектә кулланылган кәрәзле телефоннарны һәм банк карталарын алганнар.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге тикшерүчеләре кулга алынучыга карата җинаять эше кузгата. Шикләнелүчегә карата сак астына төрмә рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.

 

Полицейскийлар гражданнарны Интернет аша сату-алу эшләрен башкарганда уяу булырга өнди. Сатучы күрсәткән счетка үз акчаларын күчергәнче, аның белән булачак сатып алуның барлык нечкәлекләре һәм товарны китерү ысуллары турында фикер алышыгыз. Әгәр сөйләшүләр вакытында сездә шик туа икән алыш-бирештән баш тартыгыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса