Әлмәтле кабат исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителде
Әлмәт шәһәре прокуратурасы исерек килеш руль артына утырган 37 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Гаепләнүченең бу елның1 гыйнварында кичке вакытта исерек килеш «Лада-211440» автомобиле белән идарә итүе, анда Әлмәт районы Кәләй авылына кадәр баруы ачыкланды. Гаепләнүченең исерек хәлдә булу-булмавын тикшерү барышында бер литр сулый торган һавага абсолют этил спирты 1,002 миллиграмм тәшкил иткән. Шуңа бәйле рәвештә, гаепләнүче транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелгән.
Суд утырышында хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте.
Аңа җинаять инспекциясе белән килешеп, җирле үзидарә органнары тарафыннан билгеләнә торган урыннарда 240 сәгатькә мәҗбүри эш һәм 2 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа