Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә шәһәрнең ЮХИДИ бүлеге инспекторы ришвәт алган өчен хөкем ителде

Әлмәт шәһәр прокуратурасы 35 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны ун мең сумнан артмаган күләмдә ришвәт алуда гаепле дип тапкан.

2019 елның 19 сентябрендә 20 сәгать 30 минутта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәтенең аерым взвод инспекторы «Камаз 44108» транспорт чарасын туктата һәм аның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын хәбәр әйтә.

Инспектор КАМАЗ машинасын йөртүчедән 2000 сум күләмендә ришвәт сорый.

Административ беркетмәләр төземәгән өчен шофер үз ризалыгы белән инспекторга 1500 сум күләмендә акчалата ришвәт бирергә тәкъдим итә.

Хөкем ителүче үз гаебен танымаган. Суд аңа 30000 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса